ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2024 ел
сишәмбе

Кама аръягы һәм Идел-Кама идарәләре хезмәткәрләре чүп-чарны аерым җыю темасына экодәресләр үткәрделәр. Белгечләр балаларга нинди калдыкларны «чиста» дип аталганны - бу эшкәртергә мөмкин булганнар (кәгазь, картон, пластик һәм пыяла шешәләр), ә нинди калдыкларны «пычрак» дип аталганны аңлаттылар, ягъни икенчел эшкәртелергә ярамаганнары - лампочкалар, батарейкалар, аккумуляторлар.


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

12 майдан 15 майга кадәр «Байтик» лагере (Крутушка бистәсе) базасында «ЭКОдулкын» яшьләр экология оешмаларының VIII республика форумы уза. 

1 апрельдән 8 майга кадәрге чорда Республика иҗтимагый экология кабул итү бүлмәсенә 1889 мөрәҗәгать кергән. Халыкны борчый торган иң актуаль мәсьәлә булып санкцияләнмәгән чүплекләр  кала бирә.

Үзәк идарә инспекторлары 116 лицейга юнәлделәр һәм укучыларга экогадәтләр турында сөйләделәр. Укучылар мегаполиста  экологик яшәү һәм ничек итеп әйләнә-тирә дөньяны  кайгыртып булуы турында белделәр.

1 апрельдән 8 майга кадәр Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Госстройнадзор, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 1 704 хокук бозу очрагы ачыкланган.  Аларның 746 сы - калдыкларны санкцияләнмәгән урнаштыру. 434 тәртип бозу төзекләндерү кагыйдәләре белән бәйле, 457 - санитария нормаларын бозу, 19 хокук бозу төзелеш мәйданчыкларында ачыкланган, 48 хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу. 

Бу бәйрәм көннәрендә экология министры Александр Шадриков Нурлатта Бөек Ватан сугышында катнашучы Каим Сәмигуллинны котлады.


9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Энҗе Галимуллина – Үзәк идарәнең өлкән белгече Алинә Габдрахманованың сеңлесе үзенең бабасы истәлегенә шигырь сөйли.

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районнарда чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International