Халык мөрәҗәгате буенча Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны торак пунктына юл тоттылар. Территорияне тикшерү барышында Идел елгасының яр буйларында җир эшләре, ягъни туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү ачыкланды.
Уңдырышлы катлам алынган участокның гомуми мәйданы 1 250 кв. м тәшкил итә. Шулай ук җир кишәрлегенең физик затның шәхси милкендә булуы да ачыкланды.
Куйбышев сусаклагычы акваториясендә Идел елгасы федераль экологик күзәтчелеккә дучар ителгәнлектән, эш буенча барлык материаллар кирәкле документларны тикшерү һәм чаралар күрү өчен Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде.