Бүген, 1 сентябрь көнне, Нурлат гимназиясенең мәктәп ишегалдына балалар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды.
Укучыларны котларга Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков килде. Ул балалар белән дустанә аралашып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Мөрәҗәгать текстында республиканың мәгариф системасын актив үстерүнең дәвам иттереләчәге турында әйтелә: «Соңгы елларда заманча җиһазландырылган дистәләгән мәктәпләр төзелде, укытуның уникаль методикаларын кертүгә, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм талантлы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Бу нәтиҗәләр бирә: республиканың уку оешмалары белем бирүнең югары сыйфатын күрсәтәләр, ә безнең укучылар даими рәвештә Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда бүләкләр яулыйлар, республиканың һәм илнең иң яхшы университетларына укырга керәләр, иң кирәкле һөнәрләрне алалар».
Экология министры Татарстан Рәисе исеменнән барлык укучыларга һәм студентларга укуларында уңышлар, педагогларга илһам һәм һөнәри җиңүләр, ә ата-аналарга киләчәк буыннарны тәрбияләүдә сабырлык һәм зирәклек теләде.
Традиция буенча бәйрәмнең кульминациясе 11 нче сыйныф укучысы Ранас Гайсин һәм беренче сыйныф укучысы Суммайа Центроева яңгыраткан беренче мәктәп кыңгыравы булды.