«Чиста мирас» III яшь экологлар олимпиадасына гаризалар старт алды!

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

2023 елдан «Татнефть» компаниясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, 5-9 сыйныф укучылары өчен төп экологик вакыйгаларның берсе булган «Чиста мирас» олимпиадасын үткәрә. 2025 елда олимпиада инде өченче тапкыр узачак. 1 сентябрьдә әлеге экологик чарада катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Олимпиадада катнашу өчен 2025 елның 26 сентябренә кадәр олимпиада порталында сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://чистоенаследие.рф/. Теркәлү вакытында дөрес белешмәләр күрсәтү, шәхси белешмәләрне эшкәртүгә кул куелган ризалыкны, олимпиадада катнашуга ризалыкны, белем бирү оешмасында белем алуны раслый торган документның электрон күчермәсен йөкләү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, олимпиада ике этаптан тора. Беренче читтән торып уза торган этабы 2025 елның 5 октябреннән 7 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар шәхси кабинетка кереп, тест биремнәрен хәл итә алачак.

Икенче этап 2025 елның 27 октябреннән 1 ноябренә кадәр Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ балаларны савыктыру лагере базасында узачак.

Олимпиада финалистларын конкурс сынауларының йомгаклау туры гына түгел, ә бай белем бирү программасы да: экология өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан лекцияләр, мастер-класслар һәм тематик экскурсияләр көтә. Бу тәҗрибә уртаклашу, фикердәшләр табу һәм яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинлек!

Моннан тыш, 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының 12 торак пунктында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафоны узачак. Ай дәвамында катнашучылар өмәләрдә уен форматында катнаша, экологик турда була, агач утырта, чын экологик фестивальнең һәм башка чараларның бер өлеше була алачак.

«Чиста мирас» олимпиадасы мәктәп укучыларының экологик культурасын формалаштыруга, балаларны һәм өлкән буынны экологияне өйрәнүдә берләштерүгә юнәлдерелгән, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Ике ел эчендә олимпиадада 4500 укучы катнашты, «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонының 23 чарасы үткәрелде.

Барлык теләүчеләрне «Чиста мирас» олимпиадасында катнашырга чакырабыз! Сезгә уңышлар, илһам һәм яңа ачышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International