Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре ТР Экология министрлыгы профсоюзыннан бүләкләр алдылар.
1 сентябрьдә балалары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, парта артына утырачак Министрлыкның 20 хезмәткәре ведомство профсоюзыннан матди ярдәм алды. Бу беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына Белем көненә кирәкле бөтен нәрсәне әзерләргә ярдәм итәчәк.
Кама буе идарәсендә балалар өчен Ачык ишекләр көне оештырылды! Балалар әти-әниләренең кайда эшләвен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен һәм ни өчен табигатьне саклау мөһим икәнен белделәр.
Кама буе идарәсе башлыгы Вильсур Минһаҗев балаларга мәктәптә уңышлар теләде:
«Сезнең мәктәп елларыгызның белемнәр белән генә түгел, ә чын дуслык, ачышлар һәм шатлык белән дә тулы булуын телим. Кызыксынып өйрәнегез һәм ялгышырга курыкмагыз, без бит шулай үсәбез һәм яхшырак була барабыз».