Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына кергән 3084 мөрәҗәгатьнең 2443ен карап хәл иттеләр.
Федераль экология операторыннан онлайн-трансляциядә катнашыгыз һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләре һәм I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм тикшереп торуның Федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы эш турында барысын да белегез.
Актаныш районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Киров авыл җирлегендә бетон блоклар чүплеге ачыкланды.
Олы Мишә мәктәбендә мәктәп яны лагере барышында кече сыйныф укучылары Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән очрашты. Җәйге каникулларның иң кызган вакытында экологлар Татарстан табигате – уникаль урыннар һәм табигать һәйкәлләре турында сөйләделәр.
«Территория иртәгә» халыкара экология телефестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь Республикасының экологик агарту мәсьәләләрендә хезмәттәшлеге эгидасы астында уздырыла.
Алабуга районы территориясен күчмә тикшерү вакытында хокук бозу очрагы ачыкланды. Поспеловка авыл җирлеге территориясендә Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез агач калдыклары, төрү материаллары, автомобиль шиннары чүплеген ачыкладылар.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары Тәтеш һәм Апас районнарына мониторинг үткәрделәр.
Түбән Кама районын мониторинглау барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыкладылар. Түбән Кама читендә бетон блоклар чүплеге табылды.
Сабыйлар өчен гадәти булмаган һәм мавыктыргыч дәресне Төньяк идарә инспекторлары үткәрде. Шулай итеп, экологлар балаларга "Экологик иминлек" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән табигать һәм кызыклы экологик фактлар турында кызыклы һәм интерактив сөйләргә карар кылдылар.
Зәй районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары РФ Су кодексын бозу очрагын ачыкладылар – Зәй сусаклагычы су объекты акваториясеннән үз белдеге белән файдалану очрагы теркәлде. Хокук бозучы су объектын файдалануга бирү турында карардан башка гына металл конструкцияләрдән пирс төзегән.