Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан мөрәҗәгатьләрнең 90% хәл ителгән

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 4915 хәбәр килгән. Аларның 4436 – барлык мөрәҗәгатьләрнең 90% ы инде хәл ителгән.

Иң күп сораулар Министрлыкның интернет кабул итү бүлмәсендә теркәлгән – 2180. «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1572 хәбәр кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1012 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 151 мөрәҗәгать кергән.

Татарстанлылар еш кына калдыкларны рөхсәтсез ташлауга зарлана – бу 2578 хәбәр (шуларның 1572се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 787 тапкыр, суның сыйфатына 520 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 990 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук файдалы казылмалар турында 40 мөрәҗәгать булган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Я-школьник» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International