Табигатькә китергән зыян өчен Әлмәттәге хокук бозучы миллион сумга якын акча түләячәк

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

ТР Югары суды экологларның калдыкларны рөхсәтсез җыюны бетерү турындагы таләпләрен хуплады.

Элегрәк Әлмәтне мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Риза Фәхретдин урамында экологлар гомуми мәйданы 1 212 кв. м булган рөхсәтсез чүплекне таптылар.

Инспекторлар туфракка китерелгән зыянны исәпләделәр. Штраф суммасы 963 мең сум тәшкил итә.

Кишәрлек милекчесе адресына дәгъва юлланды, ләкин кабат урынга чыкканда чүплекнең бетерелмәгәнлеге ачыкланды.

Экологлар ТР Югары судына зыянны каплау турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд Министрлык таләпләрен хуплады һәм хокук бозучыны чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International