Халык Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплек турында «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать иткәннән соң, Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Территорияне тикшергәндә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу расланды. Исемсез күл янында экологлар төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын таптылар, бу Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» 8.2 ст. буенча хокук бозу булып тора.
Чүплекнең гомуми мәйданы 48 кв.м тәшкил итә.
Тукай районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.