Татарстанда MAX милли мессенджерында халык өчен сервислар булдыру, үстерү һәм популярлаштыру буенча юл картасы кабул ителде. 2026 елның мартына кушымтада «ГосПромпт» эшләтеп җибәреләчәк — ачык ИИ-ярдәмче, ул кулланучыларга үз белем базасы нигезендә төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәк.
Моннан тыш, MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» махсус чат-бот эшли инде, аның ярдәмендә республика халкы дәүләт учреждениеләренә бармыйча гына, түбәндәгеләрне дистанцион рәвештә эшли ала:
- счетчик күрсәткечләрен тапшыра;
- салымнар, дәүләт пошлиналарын, ТКХ һәм газ өчен түли;
- балалар бакчасы өчен түләү кертә;
- ЮХИДИ штрафларын тикшерә һәм түли;
- табибка языла.
Агымдагы ел ахырына кадәр чат-ботта тагын 10 социаль дәүләт хезмәте барлыкка киләчәк. Сервисларга керү өчен MAX мессенджерын урнаштырырга һәм анда «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» ботын табарга кирәк.