Чаллы шәһәренең 6нчы урта мәктәбендә 3нче сыйныф укучылары өчен калдыкларны икенчел эшкәртүгә һәм акыллы куллануга багышланган экологик дәрес узды. Дәресне ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәре Юлия Маркелова әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор Оксана Исмәгыйлова белән бергә үткәрде.
Дәрес хәзерге дөньяда калдыкларны утильләштерү проблемасы турында сөйләшүдән башланды. Балаларга статистика күрсәттеләр: ел саен ике миллиард тоннадан артык чүп-чар җитештерелә, аның күп өлеше чүплекләргә эләгә, туфракны, суны һәм һаваны агулый.
Балаларга икенчел эшкәртүнең нәрсә булуы һәм ни өчен аның табигать ресурсларын саклау өчен мөһим булуы турында аңлаттылар. Дүрт төп калдык — кәгазь, пластик, пыяла һәм металл мисалында укучылар безгә күнеккән әйберләрнең ничек итеп икенче тормышка ия була алуын белделәр. Балалар белән, җыюдан һәм чистартудан алып, эретеп, яңа продуктлар әзерләүгә кадәр, һәр төр материалны эшкәртү этаплары турында фикер алыштылар. Теоретик белемнәрен укучылар калдыкларны сортларга аеру уены ярдәмендә ныгыттылар.
Дәрес Оксана Исмәгыйловадан якты һәм файдалы мастер-класс белән тәмамланды. Ул укучыларга пыяла калдыкларын утильләштерүгә ничек иҗади якын килергә, аларны матур һәм файдалы әйберләргә әйләндерергә кирәклеге турында сөйләде. Балалар алдан чистартылган һәм әзерләнгән пыяладан йөрәк формасындагы мозаика композицияләрен үзләре җыйдылар. Бу оригиналь эшләнмәләр өченче сыйныф укучыларына әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшереп, көн саен куллана алачак сөйкемле брелокларга әверелде.
Чараны оештыручылар укучыларны табигатьнең торышын күзәтеп барырга һәм «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы һәм «Мәктәп экопатруле» сервисы ярдәмендә экологик бозуларны теркәргә өндәде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый белем бирү чаралары үсеп килүче буынның үз-үзен аңлы рәвештә тотышын формалаштырырга, «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.