Әлмәт шәһәр суды экологларның таләпләрен канәгатьләндерде һәм хокук бозучыны туфракка китерелгән зыян өчен түләргә мәҗбүр итте.
Мартта Әлмәтнең Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. «Земляник» бакча берләшмәсе территориясендә экологлар КАМАЗ йөк машинасыннан туфракка рөхсәтсез агыны су агызуны теркәделәр.
Пычранган урын мәйданы 482 квадрат метр тәшкил итә. Туфракның алынган пробаларында сульфат-ион һәм хлорид-ион буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуы ачыкланды.
Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләп чыгарылды. Зыян күләме 2 млн 97 мең сум тәшкил итә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, автотранспорт чарасының хуҗасы – физик зат. Инспекторлар йөк машинасы милекчесенә зыянны ирекле каплау турында дәгъва юлладылар. Ләкин Министрлык таләпләре үтәлмәде.
Шуңа бәйле рәвештә экологлар Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд Министрлыкның дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.