ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы шәһәренә атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы берничә мөрәҗәгать килде. Комсомол районының ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселокларында яшәүчеләр начар исләргә зарлана.

Бүгенге көндә ведомство белгечләре тарафыннан гражданнарның 4824 мөрәҗәгате каралган. Бу «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 2088 хәбәр һәм «Халык контроле» системасы буенча килгән 816 хәбәр. 126 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 1794 Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша теркәлгән.

Гаилә – ул кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау урыны. Бүген бөтен ил буенча һәрберебезгә кагылышлы бәйрәм билгеләп үтелә. Гаилә елында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә без берничә номинация билгеләдек һәм гаиләләребезне бер-берсенә тугры һәм бирелгән булулары өчен бүләкләдек.


5
июль, 2024 ел
җомга

Экология министрлыгы адресына Туйма елгасының пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Кама яны идарәсе инспекторлары мөрәҗәгать итү урыны буенча чыктылар, территорияне тикшерделәр һәм су пробаларын алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча: аммоний ионнары буенча – 1,42 тапкыр, фосфат-ионнар буенча – 6,9 тапкыр, сульфат-ионнар буенча – 7,5 тапкыр, тимер буенча – 3,5 тапкыр һәм марганец буенча 19,4 тапкыр артыклык ачыкланды.

Шушы көннәрдә  Татарстанның күп кенә югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында диплом тапшыру тантаналары уза. Бу атнада Казанның В.П.Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте  һәм Казан аграр университеты студентларын олы тормыш юлына озаттылар. 

Июньнән сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафоны уза. Акция «Чиста мирас» II яшь экологлар олимпиадасын уздыруга багышланган. 

1 гыйнвардан 5 июльгә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,275 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 677 меңнән артык үлчәү башкарган.

Татарстанда меңнән артык автотранспорт чарасының экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде.  Бу юлы рейдлар Чаллы һәм Әлмәт районында узды. 

Казанда шәһәр һәм елга экологиясе буенча бер айлык практик дәресләр Казансуның үсеш стратегиясе кысаларында башланды. Катнашучыларның беренче танышуы кичә Черек күлдә булды. Ел саен үткәрелә торган «Шәһәр кешесе-галим» шәһәр лабораториясе эксперт-архитекторлар, экологлар, галимнәр һәм халык арасында белем алмашуга юнәлдерелгән. Проект 3 ел уза һәм «Экологик акция» номинациясендә I Бөтенроссия Парк премиясе финалисты булып тора.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Су ресурслары федераль агентлыгы оешуга 20 ел тулуга багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International