Чаллыда Мәләкәс елгасында матбугат туры узды: журналистларга су объектын экотернәкләндерү барышын күрсәттеләр

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Мәләкәс елгасына матбугат туры оештырды, анда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында үзәнне чистартуның икенче этабы дәвам итә. Журналистлар заманча техниканы һәм белгечләрнең елгага аның табигый халәтен ни рәвешле кайтаруын шәхсән күрә алдылар.

Тарих һәм киләчәк белән масштаблы проект

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ төзелеш буенча директор урынбасары Алексей Полюшкин хәбәр иткәнчә, эшләр «Россия суы» федераль проекты кысаларында алып барыла.

«Беренче этап 2022 елда гамәлгә ашырылды, ул вакытта Куйбышев сусаклагычына кадәр 1,5 км озынлыктагы үзәннең бер өлеше чистартылды. 2025 елда 3,1 км озынлыктагы үзәнне чистарту эшләре башланды. Проектның максаты – Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын экотернәкләндерү», – дип билгеләде Алексей Полюшкин.

Ул кулланыла торган технологияләр турында җентекләп сөйләде: су төбендәге грунтны алу өчен җир снаряды кулланыла, ул пульпаны (су һәм катламнар катнашмасын) торба аша юылу картасына җибәрә. Соңыннан чистартылган су елгага кайта.

«Объектта 9 берәмлек махсус техника эшли, шул исәптән җир снаряды, биш экскаватор (шуларның икесе – амфибия), экскаватор-төягеч һәм үзбушаткыч. Эшне 12 эшче һәм 3 инженер-техник хезмәткәр алып бара. Эшләр ялсыз алып барыла», – дип өстәде ТР ЭТРМ ведомство карамагындагы учреждение вәкиле.

Чистарту гына түгел, тормышка да кайтару

Эшләр барышында елгадан су төбендәге катламнар гына түгел, дистә еллар буена җыелган әйберләр: иске автомобиль, көймә өлешләре, күп санлы шиннар һәм ятьмәләр дә алына. Барлык бу предметлар каты көнкүреш калдыклары полигонына тапшырыла.

Земснаряд операторы Рөстәм Кәлимуллин эш тәҗрибәсе белән уртаклашты:

«Земснаряд ярдәмендә без Мәләкәс елгасын чистартабыз. Земснарядта оператор эшли, ул махсус җиһазлар ярдәмендә елга төбен күзәтә. Мондый махсус техника белән без Чаллы паркындагы Урман күлен чистарттык, шулай булгач, тәҗрибә уңышлы».

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов уздырыла торган эшләрнең шәһәр мохите өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.

«Чаллы шәһәре чикләрендә өч елга ага, һәм Мәләкәс – аларның иң зурысы. Халык башкарылган эшләргә уңай бәя һәм шәһәрнең су объектларына зур игътибар бирә. Элегрәк, Урман күлен чистартканда, төбендәге катламнар мәдәният һәм ял паркларын төзекләндерү өчен уңышлы файдаланылган иде», – дип сөйләде Фәрит Сәлахов.

Барлык экотернәкләндерү эшләре нәтиҗәсендә шәһәрдә яшәүчеләрнең яшәү шартлары яхшырачак. 1972 елдан бирле автокалада яшәүче Вера Захарова сүзләренчә, яр буе һәм елга белән барган үзгәрешләрне монда йөрергә килүчеләрнең барысы да бәяләгән инде.  «Мин монда инде күп еллар яшим, элек булганнар белән хәзер булганнар арасында аерма бик зур. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев ярдәме белән шәһәр үзгәрде. Бу – яр буе зонасы, анда башка комплекслардан яшәүчеләр дә, шәһәр кунаклары да килә. Елга – сәламәтлек ул, һәм биредә актив ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган: җәяү йөрү зоналары, тренажерлар, коляскалы әниләр һәм самокатлы балалар өчен урыннар. Җәй көне монда тормыш кайный. Шунысы игътибарга лаек, кешеләр эштән соң уңайлы территориядә вакыт үткәрә алалар. Без бу уңай үзгәрешләргә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле».

Финанслау һәм перспективалар

Проектны финанслауның гомуми күләме өч елга бүленгән 318,8 млн.сум тәшкил итә (2025 елда – 44,1 млн сум, 2026 елда – 168,9 млн сум, 2027 елда – 105,8 млн сум). Эшләрнең өзлексез барышын тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы 34,1 млн сум күләмендә алдан финанслау алды инде.

Барлык этапларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәрнең үзәк өлешендә 4,6 км Мәләкәс елгасы чистартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International