Ел башыннан республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә халык 5235 тапкыр мөрәҗәгать иткән

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Бүгенге көнгә ведомство белгечләре тарафыннан 4798 мәсьәлә хәл ителгән. Бу – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 1618 хәбәр, «Халык контроле» системасы буенча килгән 1093 мөрәҗәгать, «ПОС» кире элемтә платформасы аша килгән 164 мөрәҗәгать һәм Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша килгән 2360 мөрәҗәгать.

Санкцияләнмәгән чүплекләр темасы халык өчен иң актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Бу сорауга барлык мөрәҗәгатьләрнең 51% тан артыгы (2689 мөрәҗәгать) туры килә. 855 мөрәҗәгать атмосфера һавасының сыйфатына, 548е – суның сыйфатына һәм 42се файдалы казылмаларга бәйле булган. Моннан тыш, башка мәсьәләләр буенча 1101 мөрәҗәгать килгән.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында («Экология» категориясе);

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International