Чистай районында экологлар 450 кв.м мәйданлы чүплекне ачыкладылар

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Түбән Кондрата авылы янында калдыкларны җыю турында халыктан мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды.

Чүплекнең гомуми мәйданы 450 кв.м тәшкил итә, күләме – 180 кв.м.

Чистай районы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International