Экологлар Алексеевск районында санкцияләнмәгән чүплек таптылар

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгына халыктан «Халык контроле» ДМС системасы аша Алексеевск районының Чуаш Майнасы авылында калдыкларны законсыз туплау турында мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 400 кв.м, күләме – 50 куб.м.

Алексеевск районының Майна авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү бирелде.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International