Экологлар Чаллыда туфракны законсыз алу фактын ачыкладылар

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Чаллыны мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр.

Автозавод районы территориясендә туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү буенча эшләр башкарылган. Тикшерү вакытында махсус техника эшли иде. Шәһәрнең башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, ордер комиссиясе тарафыннан эш башкаруга рөхсәт бирелмәгән.

Бозылган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 11 795 кв.м, күләме – 2 193 куб.м.

Территориянең юридик затныкы булуы ачыкланды. Җир кишәрлеге милекчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре»нең 144 һәм 145 пунктлары нигезендә җир эшләрен җир эшләрен башкаруга рөхсәт (ордер) булганда гына оештырырга һәм уздырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International