Бүген Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасының икенче этабы старт алды. Финалга 160 укучы чыкты, хәзер алар икенче этапта катнашалар. Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың читтән торып уку этабы 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр узды һәм анда Россиянең һәм Белоруссиянең 25 төбәгеннән 1791 укучы катнашты. Интеллектуаль ярышларда 5-9 сыйныф укучылары катнаша. Олимпиада финалистларын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов сәламләде:
«Олимпиаданың масштабы инде халыкара. Мин барлык балаларга да яхшы вакыт үткәрүләрен, фикердәшләр табуларын, үз идеяләре белән уртаклашуларын һәм, иң мөһиме, биредә яңа дуслар табуларын телим. Укытучыларга, педагогларга, волонтерларга, иҗтимагый оешмаларга, муниципаль берәмлекләргә читтән торып уку этабын әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Олимпиаданы оештыручыларга «Татнефть» ГАҖ компанияләренә аерым рәхмәт. Мин ышанам, бүген биредә булачак экологлар, фәнни хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр җыелган. Барыгызга да уңышлар, хәерле юл!»
Олимпиада финалистларын якындагы алты көндә икенчел ресурслар, биотөрлелек, урбоэкология, агроландшафтлар, су объектларын һәм һава бассейнын саклау юнәлешләре буенча экспертлардан белем бирү блогы көтә. Шулай ук балалар өчен цифрлы иҗат академиясеннән фәнни шоу һәм «Чиста булачак» хәрәкәтеннән мәдәни-күңел ачу программасы да уздырылачак.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 15 җиңүче билгеләнәчәк, аларны 31 октябрьдә бүләкләячәкләр.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән барган яшь экологлар олимпиадасын В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.