1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 287 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә - санкцияләнмәгән чүплекләр.
Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә «Чиста булачак» һәр почмакка» проекты кысаларында экологик-агарту форумы узды. Форумда 60 экоактивист катнашты.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен Россия Табигать министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге башлыгы Андрей Бодяжин бүләкләнде.
Хөрмәтле геологлар! Тармак ветераннары!
Бүген Экология министрлыгында I категорияле объектларның комплекслы экологик рөхсәтләрен вакытында алу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Экология министрлыгында климат сәясәте һәм республиканы декарбонизацияләү буенча планнар мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
«Миллиард.Татар» дүртенче «Таткрафт» турнирын үткәрде. Бу турнирның үзенчәлеге экологик юнәлешле булуы, ягъни катнашучыларның бурычы Татарстанның матурлыгын Майнкрафт галәмендә чагылдыру..
Быелның 1 гыйнварыннан 5 апреленә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы 17 автомат станциясе 1 млн. артык үлчәү, шул исәптән Казан шәһәрендә 364 меңнән артык үлчәү башкарылган.
Чаллыда ел саен санитар-экологик икеайлык кысаларында «Рәхим итегез, сыерчыклар!» акциясе уза.
Экологлар санитар-экологик икеайлык чорында чүплекләрне ачыклауны дәвам итәләр.