Кайбыч районында чүплек бетерелгән

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Кайбыч районы Морат авылы халкы Экология министрлыгына җирле зиратка алып баручы  юл янында барлыкка килгән кирпеч калдыклары чүплегенә шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Идел аръягы идарәсе инспекторлары, халык шикаяте буенча, оператив рәвештә урынга чыгып киттеләр һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю фактын теркәделәр. Чүплекнең мәйданы 37 кв. м тәшкил итә.

Җир кишәрлеге хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү ясалды.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International