Актаныш районында Кама буе идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз җыю фактын туктатты

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Актаныш районында мониторинг барышында төзелеш калдыклары чүплеге    ачыкланган.

Иске Сәфәр авыл җирлеге территориясендә законсыз гамәлләр нәтиҗәсендә ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, чүп күләме 115 куб. м тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International