«Фетисов Арена» КСКда «Россиядә эшләнгән» милли бренды эгидасыда узган уен Көнчыгыш икътисадый форумының якты вакыйгасына әверелде һәм бозга легендар хоккейчыларны һәм бизнесның әйдәп баручы вәкилләрен җыйды. Хоккей матчы Россия экспорт үзәге «Россиядә эшләнгән» бренды астында үзебезнең продукцияне алга этәрү өчен уздырган уникаль чаралар сериясен дәвам итте.
Быел «Экояз» конкурсының иң яхшы экогаиләсе өчен төп приз Россиянең теләсә кайсы шәһәренә сәяхәт булды. Хәннановлар гаиләсе үзләре өчен Калининградны сайлап, менә берничә көн инде аның табигый матурлыгы һәм архитектурасы белән ләззәтләнәләр. Алар инде Советск һәм Черняховск шәһәрләрендә булырга, Шаакен замогын күрергә һәм Балтыйк диңгезенең фирүзә тигезлегенә сокланып карарга өлгерделәр.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясенә Чистай районы активистлары да кушылды.
2024 елның 5 сентябреннән 6 сентябренә кадәр Казанда электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю оештырылды. «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында катнашу өчен Программа сайтында, «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып, гариза калдыру җитә.
Бүген Татарстанда экология буенча «Чиста мирас» олимпиадасына заявкалар кабул ителә башлады. Әгәр син 5-8 сыйныфларда укыйсың икән, 28 сентябрьгә кадәр теркәлергә өлгер һәм экология өлкәсендә белемеңне күрсәт.
Әлмәт районының Түбән Мактама балалар бакчасында нәни балалар кулы белән ясалган яшел аллея. Сентябрьнең кояшлы көннәренең берсендә саф һавада мавыктыргыч дәрес узды.
Ак «Ирбис» барсын өйрәнү һәм саклау үзәге халыкара фильм төшерүгә кереште. Монголиядә һәм Һиндстанда видеога төшерүләр узды инде.
Бүген Көнчыгыш икътисадый форумының старт көнендә Владивостокта «Лачын көне» II Халыкара форумы узды, анда Татарстан Экология министрлыгының Лачын-балобанны реинтродуцияләү проекты тәкъдим ителде.
1 июньнән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Чиста һава» операциясе кысаларында экологлар Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 4324 автотранспорт чарасын тикшерделәр инде. 3888 җиңел автомобиль, 305 йөк машинасы һәм 131 автобус тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-гамәли эшләр конкурсына заявкалар кабул итү башланды, аны Экология министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрә.