Төньяк идарә инспекторлары Арча районының Каенлык мәктәбе укучылары өчен Кызыл китап дөньясына чын маҗара ясадылар. Балалар сирәк төр хайваннарның яшәү урыннары турындагы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр, ә иң күңеллесе, укучылар сүзләренчә, пантомималар күрсәтү иде. Балалар флора һәм фауна вәкилләрен зур энтузиазм белән сурәтләделәр!
Викторинадан соң укучылар үзләренең иҗади сәләтләре белән гаҗәпләндерергә карар кылдылар. Алар сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләре белән эшләнмәләрдән күргәзмә оештырдылар. Яшь рәссамнарның фантазиясе һәм осталыгы шаккаттырды! Һәрбер эш – табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне чагылдыра торган уникаль эшләнмә ул. Балалар әйләнә-тирә дөньяны ничек нәтиҗәле һәм кызыклы өйрәнеп булуын расладылар.