Халык мөрәҗәгатен карау барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан рөхсәтсез калдыклар җыю урыны ачыкланды.
Чүплек Минзәлә тракты урамында табылды. Кагыйдә бозу мәйданы 80 кв.м тәшкил итә. Чаллы башкарма комитетына чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.
Хәзерге вакытта хокук бозу бетерелгән, территория тиешле хәлгә китерелгән.