Инде иртәгә «Чистый Татарстан» тапшыруында без республикабызда Рус география җәмгыяте белән бергә гамәлгә ашыра торган экологик проектлар буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыгачакбыз!
Без «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Ирекле агым» проекты, Кызыл китапка кертелгән лачын-балобан – канатлы ерткычлар популяциясен торгызу буенча эшнең ничек баруы турында сөйләрбез! Һәм бу без сезнең өчен әзерләгән нәрсәләрнең бер өлеше генә.
Программада сезне бик күп кызыклы фактлар, тәэсирле кадрлар һәм, әлбәттә инде, Татарстан табигатен саклауга зур өлеш кертүче кешеләр белән әңгәмәләр көтә.
Карамый калмагыз! Иртәгә, 12:30, 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә «Татарстан-24» телеканалында!