«Иң актив мәктәп укучысы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» - «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында иң күп чүплекләрне ачыклаган җиңүчеләрне 28 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында бүләкләячәкләр. Бу уку елында конкурска 3114 гариза кергән. Барлыгы исә 10 ел эчендә экологлар чүплекләр турында 51 меңнән артык хәбәр алган.
Конкурсның механикасы гади! Катнашу өчен укучыга мобиль кушымтаны күчереп алырга, теркәлү узарга һәм теркәлгән чүплекләр белән фото һәм видео хәбәрләр җибәрергә кирәк булган. Экологлар күзәтчелек чараларын күрә, чүплекләр бетерелә, ә укучы, шундый актив экологик позиция өчен, баллар ала.
Быел «Мәктәп экопатруле» конкурсының кушымтасы «Мин-мәктәп укучысы» мультисервисына интеграцияләнде, анда башка файдалы сервислар да бар.
Бүләкләү кысаларында шулай ук батарея җыю акциясендә җиңүчеләрнең дә исемнәре игълан ителәчәк. Экологларның актив ярдәмчеләре бик күп бүләкләр алачак, алар арасында кәрәзле телефоннар, колонкалар, проекторлар һәм башкалар бар. 2023 елда 51 тонна батарея җыя алганнар, ә 2019 елдан барлыгы 166 тонна аккумулятор җыелган, алар утильләштерүгә тапшырылган.