2015 елның 7-11 июлендә Казан (Идел буе) Федераль Университетында “Табигатьтән файдалануны һәм әйләнә-тирәлекне саклауны экономик көйләү теориясе һәм практикасы” дигән 13нче халыкара конференция үткәрелә, анда табигатьтән файдалануның һәм әйләнә-тирәлекне саклауның экономик механизмын формалаштыру һәм үстерү методологиясе һәм практикасы өлкәсендәге көнүзәк сораулар тикшереләчәк. Чараны Россия Экологик экономика җәмгыяте, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәмендә Халыкара Экологик экономика җәмгыяте, Татарстан Фәннәр Академиясе үткәрә.
Конференциянең эш юнәлешләре:
– Россиядә һәм дөньяда экологик политика: заманча тенденцияләр һәм яңа үлчәнешләр;
– табигатьтән файдалануны һәм әйләнә-тирәлекне саклауны көйләүнең экономик инструментларын куллану методологиясе һәм практикасы;
– әйләнә-тирәлекне пычратудан килгән экономик зыянны бәяләү алымнарын әзерләү;
– табигать саклау чараларының максат һәм программаларын планлаштыру:
– тотрыклы үсеш даирәсендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;
– экологик белем бирү;
– әйләнә-тирәлекне саклауның инновацион технологияләре;
11-13 июньдә Идел акваториясендә, Займище бистәсе төбәгендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, спортив су асты сунары ярышлары үткәрелде. Чараны оештыручылар – Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе, ТР ДОСААФы, “Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы” ҖЧҖ; аларга Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте ярдәм күрсәтте. Шәхси һәм команда исәпләрендә үткәрелгән ярышларда Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чиләбе, Димитровград, Пермь, Магнитогорск, Екатеринбург спортчылары катнашты. Беренче урынны Казан командасы, икенче урынны Димитровград командасы, өченче урынны Чаллы командасы алды. Тотылган табыш Казанның социаль оешмаларына тапшырылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
2015 елның 10 июнендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре кече елга һәм сулык ярларын чистарту буенча “Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” акциясен үткәрде. Анда Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалы студентлары, “Яр Чаллы” спорт мәктәбе һәм 35нче мәктәпнең спорт төркеме укучылары катнашты. Акция шәһәр “Сандалие” төбәгендә Кама яры буйлап 3 километр арада үткәрелде, аның барышында 5 кубометр чүп-чар җыелды.
Мәскәүдәге Германия илчелеге каршындагы Гёте исемендәге немец мәдәният үзәге, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Германия һәм Россия фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлектә, “Мәктәп экология яклы: уйла, тикшер, эш кыл!” бөтенроссия конкурсын игълан итте. Анда 7-11 класс укучылары командалары, шулай ук аларның немец теле укытучылары, биология, география, химия, физика һәм экология укытучылары катнаша ала. Укучылар үз шәһәрләрендәге (бистәләрендәге), үз урамнарындагы, мәктәпләрендәге экологик хәлне тикшерү турында (мәсәлән су, һава, туфрак сыйфаты, энергия куллану, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, калдыклар, саулык саклау һәм туклану турында) немец телендә язылган проект тапшырырга тиеш.
2015 елның 6 июнендә Казанның Имәнлек урамы буендагы урман массивында Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “Бәхетле тарихлар” хәйрия фонды өмә оештырып үткәрде. Территорияне чистартуда Казан дәүләт технология университеты студентлары, җирле халык, барысы 70ләп кеше катнашты. Берничә сәгать эчендә алар 50 капчык чамасы чүп-чар җыйды.
Урманлыкны чистарту акциясе гражданнарны әйләнә-тирәлекне актив саклауга җәлеп итү, халыкта экологик культура формалаштыру максатын күздә тотты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Эколог көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ул табигатьне яклаучыларның һәм активист-экологларның һөнәри бәйрәме генә түгел, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу кебек игелекле эшкә үз өлешен кертүче, уртак өебезнең хәзергесе һәм киләчәге турында кайгыртучы барлык кеше өчен дә аеруча көн.
Быелгы Эколог көненең Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында билгеләп үтелүе аеруча әһәмияткә ия. Ул 2013 нче елда Россиядә үткәрелгән Экология елы, Татарстанда узган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елының дәвамы булып тора.
Без тормышка ашыра торган чаралар республикада уңайлы яшәү шартлары булдыруга, экологик иминлек һәм табигатьнеТатарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
Но
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан Районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә, Казансу акваториясен елгага рөхсәтсез юынты агызуларны ачыклау, арытаба гаепле затларны билгеләп административ җаваплылыкка тарту максатыннан тикшерделәр. Елганың сул ярында яңгыр канализациясе аша юынты агызу ачыкланды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре юынты һәм табигый суларның пробаларын алды, тикшерү нәтиҗәләре буенча су объектына салынган зыян исәпләнәчәк. Хәзерге вакытта Кабан күленә пычрак юынтылар агызуда гаеплеләргә карата административ эш башкарыла.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелгән санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады.
Аның әйтүенчә, ике ай эчендә муниципаль берәмлекләр, табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар, республика халкы санитар-экологик тәртип урнаштыру белән шөгыльләнгән. Күзәтчелек чаралары вакытында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге 7000нән артык бозу, 1635 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның 1486сы (91%ы) бетерелгән.
Чүплекләрне күп санда бетерүгә күзәтчелек органнарының актив эшчәнлеге, муниципаль башкарма комитетларның зур тырышлыгы аркасында ирешелгән. Аеруча игътибар пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, бакчачылык ширкәтләрен һәм гараж