Казанда, рамазан ае уңаеннан, “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә, макулатура җыю өмәсе уздырылды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова, ТР Диния
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татарстан Җәмәгать палатасы эксперты – А.Н.Туполев ис. Казан техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасы профессоры Наил Газиев рәислегендә коррупциягә каршылык буенча киңәйтелгән утырыш булып узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстанда коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү.
2. Татарстан башкарма хакимият органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнарының, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының 2015 елда Татарстан территориясендә коррупциягә каршылык чараларын тормышка ашыру буенча эшчәнлегенә Татарстан Социаль-экономик мониторинг комитеты үткәргән мониторинг нәтиҗәләре.
3. Татарстан хокук саклау органнарының
Казанның Экология-биология үзәгендә Россиядә юннатлар хәрәкәте һәм яшь экологларның “Эколятлар” бөтенроссия хәрәкәте төзелүгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың тәбрик сүзе белән ачылды. “Без экологик юнәлешле күмәк чаралар үткәрүгә зур әһәмият бирәбез, чөнки алар балаларны һәм үсмерләрне республиканың табигый һәм тарихи-мәдәни
Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренчә, РФ Куркынычсызлык советы рәисе һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Чабаксар шәһәрендә уртак күчмә киңәшмә үткәргән, анда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар, бу өлкәдә Россия Федерациянең Идел буе федераль округындагы җинаятьчелекне бетерү
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында узган “ЭКОяз-2016” конкурсында актив катнашучылар бүләкләнде. Чарада идарә башлыгы Наил Гарипов та булды һәм ул: “Икеайлык барышында шәһәр-авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде, министрлык тарихында
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе районнары, Казан шәһәре территорияләрен вертолеттан күзәтте. Нәтиҗәдә файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез калдыклар ташлау кебек 100дән артык очрак
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында санитар-экологик икеайлыкта иң актив катнашып “ЭКОяз-2016” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Тантанада Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров та булды һәм: “Экологик икеайлык барышында шәһәрне төзекләндерү буенча зур эшләр эшләнде, аларда, традиция буенча, предприятиеләр, социаль
Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту өмәсенә меңләп кеше – экологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм кызыксынучылар, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе чумучылары, Татарстан Иҗади яшьләр академиясе, Велосипедчылар җәмгыяте вәкилләре, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында
Лаеш районында санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән “ЭкоЯз 2016” конкурсына йомгак ясалды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе бушлыгы Илһам Сабиров катнашты:
Конкурста җиңүчеләр:
11 июньдә Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту күздә тотыла. Бу өмәгә экологлар, Рус географик җәмгыяте чумучылары, Татарстан Иҗади яшьләр академиясе, велосипедчылар җәмгыяте вәкилләре, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында чумарга өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр чыгачак. Аларга шулай ук теләгән һәр кеше кушыла ала. Акция Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында, халыкара Сулыкларны чистарту көненә багышлап