Экологлар, чумучылар, велосипедчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм кызыксынучылар табигать саклауда берләште

2016 елның 11 июне, шимбә

Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту өмәсенә меңләп кеше – экологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм кызыксынучылар, Экология һәм табигый байлыклар министр­лыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе чумучылары, Та­тарстан Иҗади яшьләр академиясе, Велосипедчылар җәмгыяте вәкилләре, “Чикләрне ки­ңәйтеп” социаль проекты кысаларында чумарга өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр чыкты.

Экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камаловның әйтүенчә, Тирән күл һәм аның тирәсендәге катнаш урманнар бик сирәк матурлык, халык яратып ял итә торган урын булып тора. Ул үзе бу кабатланмас табигать почмагын буш шешәләрдән, пакетлар­дан, бүтән чүп-чардан чистарту чараларында еш катнаша.

Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер исә: “Үзен ихтирам итүче кеше табигатькә карата да начарлык эшләми, пычракта яшәми. Бүгенге бу акциягә чыгучылар чиста шәһәрдә яшәргә теләүләрен күрсәтәләр. Өмәләрдә катнашучы­ларның саны елдан-ел арта, ә җыелган чүп-чар капчыклары саны кими бара”, – дип белдерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International