Казанда «ЭКОяз-2016» конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында санитар-экологик икеай­лыкта иң актив катнашып “ЭКОяз-2016” конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Тантанада Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров та булды һәм: “Экологик икеайлык барышында шәһәрне төзекләндерү буенча зур эшләр эшләнде, аларда, традиция буенча, предприятиеләр, социаль оешмалар, бюджет оешмалары, уку йортларында укучылар һәм халык актив катнашты. Барысына да зур рәхмәт!” – дип белдерде.

“ЭКОяз-2016” конкурсында җиңүчеләр:

 “ЭКО-мәктәп-2016” номинациясендә:

– 122нче гимназия

 “ЭКО-предприятие-2016” номинациясендә:

– Республика Балалар клиник больницасы

 “ЭКО-гаилә-2016” номинациясендә:

– Гомәровлар гаиләсе.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International