Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татарстан Җәмәгать палатасы эксперты – А.Н.Туполев ис. Казан техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасы профессоры Наил Газиев рәислегендә коррупциягә каршылык буенча киңәйтелгән утырыш булып узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстанда коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү.
2. Татарстан башкарма хакимият органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнарының, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының 2015 елда Татарстан территориясендә коррупциягә каршылык чараларын тормышка ашыру буенча эшчәнлегенә Татарстан Социаль-экономик мониторинг комитеты үткәргән мониторинг нәтиҗәләре.
3. Татарстан хокук саклау органнарының 2015 елда коррупциягә каршылыкка бәйле мәсьәләләрне көйләүче законнарның үтәлешенә күзәтчелеге йомгаклары буенча закончалыкның һәм төп хокук бозуларның торышын бәяләү.
4. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасы чараларының 2016 елның 2 кварталында үтәлеше турында җыелма хисап, шул исәптән Министрлыктагы вазифалы затларның эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы, массакүләм хәбәр чараларында, шул исәптән Интернетта һәм “Ышаныч телефонында” урнаштырылган, шулай ук гражданнарның һәм юридик затлардан кергән мөрәҗәгатьләрдә булган белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләре.
5. Министрлыкта Татарстан дәүләти гражданлык службасы вазифаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү срокларының үтәлешен анализлау нәтиҗәләре.
6. Министрлыктагы коррупцион хәл турында халык фикерен белешү йомгаклары.
7. 2016 елның 1 яртысында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршылык экспертизасы үткәрү нәтиҗәләре.
8. “Кама буе территориаль округында коррупциягә каршылык политикасы чараларын тормышка ашыру турында”.
Утырышта каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча активлыкны арттыру һәм коррупцион күренешләрне профилактикалау буенча берничә конкрет чара һәм йөкләмә әзерләнде. Утырышны йомгаклап, Рөстәм Камалов бюджет чараларын максатчан куллануга, Министрлык хаҗәтләре өчен дәүләт заказларын урнаштыруга каты контрольне, дәүләти службаларда коррупциягә каршылык эшчәнлеген, хокукый норматив актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршылык экспертизаларын дәвам итәргә, гражданнарны активрак кабул итәргә, халык белән эшләүне көчәйтергә кушты.
Министрлыкның матбугат хезмәте