11 июньдә Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту күздә тотыла. Бу өмәгә экологлар, Рус географик җәмгыяте чумучылары, Татарстан Иҗади яшьләр академиясе, велосипедчылар җәмгыяте вәкилләре, “Чикләрне киңәйтеп” социаль проекты кысаларында чумарга өйрәнүче начар ишетүче үсмерләр чыгачак. Аларга шулай ук теләгән һәр кеше кушыла ала. Акция Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында, халыкара Сулыкларны чистарту көненә багышлап үткәрелә. Күлнең яр буе да, төбе дә чистартылачак. Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллерның әйтүенчә, мондый өмәләр инде традициягә әйләнгән. Ләкин халыкның культурасы еллар буе үзгәрми. Җыелган чүп-чарны КамАЗлар белән чыгарырга туры килә.
Эш кораллары урында бирелә. 10.00дә башлана.
Чараны оештыручылар – Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
Министрлыкның матбугат хезмәте