Территорияләр вертолеттан күзәтелде

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе районнары, Казан шәһәре территорияләрен вертолеттан күзәтте. Нәтиҗәдә файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез калдыклар ташлау кебек 100дән артык очрак ачыкланды. Күзәтү нәтиҗәләре буенча административ йогынты чаралары күреләчәк. Бозулар турында белешмәләр атап үтелгән муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә җибәрелгән.

“Җир асты байлыкларын башбаштак куллануны һәм рөхсәтсез чүплекләрне бетерү муниципалитетларны һәм, әлбәттә, битараф булмаган гражданнарны активлаштыру аркылы гына мөмкин”, – дип саный Фәрит Габделганиев.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International