Казанда, рамазан ае уңаеннан, “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә, макулатура җыю өмәсе уздырылды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова, ТР Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин да катнашты. Макулатура җыюдан кергән акчалар мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек алу өчен тотылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте