ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Экологлар Казанның 4нче махсус коррекцион интернат-мәктәбендә узган Белем көне тантанасында катнашты. Матур бизәлгән актлар залында фанфаралар яңгырады, линейка үткәрелде, беренче кыңгырау шалтырады. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да үзенең котлау сүзләрен әйтте. 

Татарстанда III “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы башланды. Ул өченче ел рәттән үткәрелә. Аның буенча, мобиль телефоны булган һәр мәктәп укучысы буш вакы- тында чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлы- гының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министр- лыгына җибәрә ала. Анда исә һәр укучы, мәктәп, муниципалитет буенча статистика төзе- лә. Теркәлгән һәр чүплек буенча табигать саклау органнары күзәтчелек чаралары күрә, фото салган укучыга чүплекне бетерү турында хәбәр ителә. 


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.

26-28 октябрьдә Мәскәүдә Геологларның VIII бөтенроссия съезды уздырыла. Төп бурычлары – җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм куллану проблемаларын тикше­рү, тармакның гамәлдә булган кагыйдәләрен дөресләү һәм яңа стратегик алымнар әзерләү. Чарада геология белгечләре, җир асты байлыкларын кулланучылар, академик фән һәм тармак фәне, предприятиеләре, катнашлы министрлыклар һәм тармаклар, Россия Хөкүмә­те һәм Федераль Җыелыш


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда “Shape Eurasia 2016” бөтендөнья экономик форумы үткәрелә. Анда катнашучылар, экологлар, урманчылар, 80ләп кеше бүген Зәңгәр күлләр яр буйла­рын чүп-чардан чистартуда катнашты.

“Татарстан Россиянең экономик яктан иң нык үскән бер төбәге булып тора, – дип бел­дерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөс­тәм Камалов. – Анда


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе Җиңү паркындагы күлдә балык үлүнең сәбәпләрен ачыклау өчен күлнең берничә ноктасыннан

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе  территориаль идарәсе, “ПЭК” ҖЧҖ хезмәткәрләре,“Чүп бүтәнчә юк, Чаллы” экологик хәрәкәте активистлары,


27
август, 2016 ел
шимбә

Табигать саклау яклылар бөтенроссия “Хыялым иле” акциясе кысаларында “Зәңгәр күл­ләр” тыюлыгында өмә үткәрде. Өмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стр­лыгы, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Кулланучылар күзәтчелеге, Россия Хайваннар дөньясы, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы идарәләре, Татарстан Урман хуҗалыгы мини­стрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Казан шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе чумучыла­ры, “ЧистаБулыр” хәрәкәте, “Татарстанның нәни принцессалары” җәмәгать оешмасы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, ял итүчеләр һәм халык катнашты.

“Татарстанда бу акция инде дүртенче ел үткәрелә, максаты – территорияләрне чүп-чардан чистарту, халыкны әйләнә-тирәлекне


26
август, 2016 ел
җомга

NewsEffector мониторинг агентлыгы һәм “Россия регионнары” региональ тикшерүләр фонды “Россия шәһәрләренең бәхет индексы” дигән тикшерү үткәрде. Сорашуларда Рос­сиянең 100 иң эре шәһәреннән 26900 кеше катнашты. Халыкка: “Сез матди хәлегездән канәгатьме? Шәһәр экологиясеннән канәгатьме? Шәһәрдә үзегезне имин тоясызмы? Шәһәрегезнең үсеш динамикасыннан

Республика көне һәм шәһәр көне алдыннан, 27 августта Казанның “Кырлай” паркында экологик фестиваль үткәрелә. Ул 12:00дә паркның төп сәхнәсе янында башлана. Анда конкурслар һәм чүп-чарны аерым җыю, калдыклардан, балчыктан әйберләр ясау, эко-сумкалар бизәү, чәчәк шәлкемнәре үрү буенча мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Граффити төшерүчеләр исә чүп контейнерларын үзенчәлекле бизәүдә ярышачак, – һәркай­сы үзенә бирелгән контейнер тышына ике сәгать эчендә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International