Зәңгәр күлләрдә өмә үткәрелде

2016 елның 27 августы, шимбә

Табигать саклау яклылар бөтенроссия “Хыялым иле” акциясе кысаларында “Зәңгәр күл­ләр” тыюлыгында өмә үткәрде. Өмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стр­лыгы, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия Кулланучылар күзәтчелеге, Россия Хайваннар дөньясы, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы идарәләре, Татарстан Урман хуҗалыгы мини­стрлыгы, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Казан шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе чумучыла­ры, “ЧистаБулыр” хәрәкәте, “Татарстанның нәни принцессалары” җәмәгать оешмасы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, ял итүчеләр һәм халык катнашты.

“Татарстанда бу акция инде дүртенче ел үткәрелә, максаты – территорияләрне чүп-чардан чистарту, халыкны әйләнә-тирәлекне саклау эшенә җәлеп итү һәм экология мәсьәләләрен тагын бер кат тикшерү, – дип белдерде экология министры Фәрит Габделганиев. – Бу ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде, – һәм без бу чараны Татар­станның иң матур күлләренең берсендә үткәрергә булдык. Безнең халык чиста яшәргә күнек­кән, шуңа күрә дә мондый акцияләрдә актив катнаша. Санитар-экологик икеайлык кысала­рындагы өмәләрдә генә дә миллионнан артык кеше катнашты.”

Министр Фәрит Габделганиев, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшкина, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов, Россия географик җәмгыяте чумучылары җитәкчелегендә, Зәңгәр күлгә чумып чыкты.

“Мондый чараларда дәүләт структураларының да, җәмәгать оешмаларының да катнашуы бик куанычлы. Монда килгән һәр кеше, бердәм һәм зур Татарстан командасына кушылып, дөньяны чистарак, матуррак итә”, – дип белдерде Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер.

РГО

Хочу всем чисто на душе – чисто вокруг!

Өмә соңында концерт күрсәтелде, лотерея уйнатылды.

Фото: http://eco.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/1668667.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International