NewsEffector мониторинг агентлыгы һәм “Россия регионнары” региональ тикшерүләр фонды “Россия шәһәрләренең бәхет индексы” дигән тикшерү үткәрде. Сорашуларда Россиянең 100 иң эре шәһәреннән 26900 кеше катнашты. Халыкка: “Сез матди хәлегездән канәгатьме? Шәһәр экологиясеннән канәгатьме? Шәһәрдә үзегезне имин тоясызмы? Шәһәрегезнең үсеш динамикасыннан канәгатьме? Шәһәрнең төзекләнешеннән канәгатьме? Шәһәрдә үзегезне бәхетле тоясызмы?” – дигән сораулар бирелде.
Сорашу йомгаклары матди иминлекнең мөһимлеген, тик халык бәхетенә хәлиткеч йогынты ясаучы фактор булмавын күрсәтте. Кешенең яшәгән җирендәге экология, куркынычсызлык кимәле һәм уңай якка үзгәрешләр мөһимрәк икән. Рейтингта беренче урыннарны Грозный, Төмән, Казан, Сургут, Краснодар, Сочи, Нижневартовск, Новороссийск һәм Белгород алды. Мәскәү 52нче, Санкт-Петербург 16нчы, Екатеринбург 49нчы, Новосибирск 13нче урында булып чыкты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте