Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, “ПЭК” ҖЧҖ хезмәткәрләре,“Чүп бүтәнчә юк, Чаллы” экологик хәрәкәте активистлары, актив экологлар, “Экоклуб” укучылары һәм шәһәр халкы, бөтенроссия “Хыялым иле” акциясенә кушылып, Су саклау елы кысаларында, өмә үткәрде. 3.5 километр Кама яр буе чүп-чардан чистартылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте