Бөтендөнья экономик форумы вәкилләре Казанда табигать саклау акциясе үткәрде

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда “Shape Eurasia 2016” бөтендөнья экономик форумы үткәрелә. Анда катнашучылар, экологлар, урманчылар, 80ләп кеше бүген Зәңгәр күлләр яр буйла­рын чүп-чардан чистартуда катнашты.

“Татарстан Россиянең экономик яктан иң нык үскән бер төбәге булып тора, – дип бел­дерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөс­тәм Камалов. – Анда табигый байлыклар күп, индустрия куәтле, интеллектуаль һәм эшче көчләр потенциалы югары. Һәр эре индустрия предприятиесендә экологик нәтиҗәлелекне күтәрүгә, әйләнә-тирәлекне ышанычлы саклауга, табигать саклау законнарын үтәүгә юнәлтелгән программа эшләнгән. Экономиканы экологик юнәлештә үстерү максатында эш итәбез.”

“Сулык саклау зоналары елына да үз өлешебезне кертә алуыбызга бик шатбыз. Татар­станда табигать саклау эшендә тиешле органнар гына түгел, актив гражданнар һәм хәтта укучы балалар катнаша, – диде Глобаль шейперлар берлеге рәисе Искәндәр Мәрдәнов. – Бүген, Татарстан көнендә, монда Һиндстан, Пакистан, Япония, Норвегиядән, Африка илләреннән, барлыгы 25 илдән вәкилләр җыелды. 25-30 яшьтәге кешеләр, барысы да үз илләрендә, шәһәрләрендә, төбәкләрендә актив эш итә.”

Форумда катнашучыларга “Мәктәп экопатруле” турында Динә Галиева сөйләде һәм алкышларга лаек булды.

Шушы ук көннәрдә “Яшел Россия” экологик хәрәкәтенең “Хыялым иле” дип аталган экологик өмәсе үткәрелә. Акция сентябрьнең соңгы шимбәсендә төгәлләнә. “Яшел Россия” быел үз акцияләрендә катнашу буенча рекорд куеп, аны Гиннесның рекордлар китабында теркәтергә ниятли.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International