Җиңү паркындагы күл суына анализ ясалды. Юынты сулар агызылмаган.

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе Җиңү паркындагы күлдә балык үлүнең сәбәпләрен ачыклау өчен күлнең берничә ноктасыннан су пробалары алып тикшерде. Юынты сулар агызылмаган дип табылды. Кислород кимәле уртача 1 мг/л (нормасы 6-8 мг/л). Сероводородның меңнәрчә тапкыр артык булуы теркәлде. Белгечләр балык үлүгә зәңгәр-яшел суүсемнәр черү, шуның аркасында кислород йотылу һәм сероводород бүленеп чыгу сәбәп булган, дип раслый.

ТЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International