ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖдә масштаблы реконструкциядән соң сәнәгать агынты суларын локаль чистарту цехын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чара булды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Экология елында бу Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул шәһәрнең күптән түгел тәртипкә китерелгән чистарту корылмаларын искә төшерде, аларга шикаятьләр күп булган иде. “«ТАИФ-НК»да бу эре проект дүрт ел дәвамында тормышка ашырылды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре регуляр рәвештә “Тәтеш-Водоканал” ААҖ агынты сулары чыгарылу урыннарындагы су сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Чираттагы тикшерү кысаларында күпсанлы закон бозулар ачыкланды. Үләмә елгасына чыгарылган агынты сулардан алынган пробада концентрация рөхсәт ителгән иң зур чик күләменнән аммоний буенча (23 тапкыр), нитритлар буенча (5,4 тапкыр), фосфатлар буенча (14,8 тапкыр) артып китә.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, кешенең яшәү урынына, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез рәвештә, планетада яшәүче һәркемгә кагыла. Бу турыда Байлар Сабасында узган “Мәдәният һәм фән: яңа караш” IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар сөйләде. Экология буенча эзләнү эшләрен дөньяның 10 иленнән 200дән артык укучы һәм студент тәкъдим итте.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Ярны чүптән чистарттылар һәм Казанда яшәүчеләрне чисталыкка өндәделәр. Урта Кабан күленең яр полосасында экологик акция узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасында Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре, Казан шәһәре Идел буе районының 114нче мәктәбе укучылары игелекле эштә берләште.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Уңайлы да, экологияле дә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары иҗтимагый инспекторлар белән берлектә велосипедларда Казансу елгасының яр полосасы буенча рейд үткәрделәр. Инспекторларның игътибарын су объектының Киров дамбасы янындагы яр буе зонасы җәлеп итте.

Бүген, Эколог көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, IT-паркта “Экояз 2017” Республика конкурсы призерларын бүләкләделәр. Залда иң актив балалар бакчаларының, мәктәпләр, вузлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, экологик үзәкләрнең вәкилләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән гаиләләр җыелды.

Кадерле дуслар!

Сезне бәйрәм белән – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм. Эколог көне табигатьне саклау өлкәсендә мәшгуль белгечләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел. Мин бүген барлык фәнни, иҗтимагый, волонтерлык оешмалары вәкилләрен һәм ваемсыз булмаган, игътибарлы кешеләрне котларга телим. Хезмәт вазыйфасы һәм күңел омтылышы, гражданлык бурычы һәм инициативасы буенча табигый байлыкны сакларга булыша торган бөтен кешене.


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Тирән күлдә “Халыкара сулыклар чистарту көне” масштаблы экологик акциясе узды. Чара 500гә якын иреклене берләштерде. Акциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сәламләде: “Безнең бурыч – татарстанлыларның, барыннан да элек яшьләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтү.

Бүген Казанда "Буревестник" йөзү бассейнында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев котлады. Беренче урынны Республиканың Экология министрлыгы командасы яулады.

Табигать саклау акцияләрендә 1 127 000 катнашучы һәм шул ук санда диярлек утыртылган агачлар. Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр узган санитар-экологик икеайлык чорында 1746 санкциясез чүплек ачыкланды, аларның 93,5 % (1632 чүплек) юк ителде. Нәтиҗәләрне бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргәән киңәшмәдә республиканың экология министры атады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International