Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлавы

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Сезне бәйрәм белән – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм. Эколог көне табигатьне саклау өлкәсендә мәшгуль белгечләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел. Мин бүген барлык фәнни, иҗтимагый, волонтерлык оешмалары вәкилләрен һәм ваемсыз булмаган, игътибарлы кешеләрне котларга телим. Хезмәт вазыйфасы һәм күңел омтылышы, гражданлык бурычы һәм инициативасы буенча табигый байлыкны сакларга булыша торган бөтен кешене.

Бүген экология проблемалары, бөтен дөнья цивилизациясенең иминлек дәрәҗәсен билгеләп, иң мөһим проблемалар рәтендә тора. Туган табигатьне саклау, чиста һаваны һәм файдалы казылмаларны киләчәк буыннар өчен саклап калдыру – безнең уртак һәм өстенлекле бурычыбыз.

Татарстан экологик имин төбәкләр исәбенә керә. Безнең күп кенә программалар һәм проектларыбыз Россиянең пилотлы программа һәм проектлары булып тора һәм системалы нигездә тормышка ашырыла. Республиканың кредосы – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм икътисадны үстерү арасында баланс саклау. Экологик куркынычсызлык өлкәсендә төп юнәлешләр тармакның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр перспективага Татарстан Республикасының Экологик иминлек һәм табигать-ресурслар комплексын үстерү стратегиясе белән билгеләнгән. Аның максаты – гражданнарның экологик куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы табигый байлыкларын саклау һәм рациональ файдалану.

2013 елның республикада Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы билгесе астында узуы очраклы түгел, 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы, алдагы 2016 ел Су саклау зоналары елы булды, ә 2017 ел Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан Экология елы дип игълан ителде, ә безнең Татарстанда ул әле тагын Җәмәгать урыннары елы да.

Табигать саклау оешмаларының, экологик-ресурс хезмәтләрнең җайга салынган эше аркасында, экологик өлкәдә һәм табигатьтән файдалануда республикада ел саен аерым уңышларга ирешелә. Шулай ук үз производстволарының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен зур көч куя торган эре предприятиеләребезнең эшен дә билгеләп үтәсем килә. Беренче чиратта бу В.Д.Шашин исемедәге “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” компанияләр группасы.

Татарстан төзелешкә эзлекле рәвештә “яшел стандартлар” кертә, алар ресурсларны аңлы файдалану исәбенә әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә гомуми йогынтыны киметәләр.

Муниципалитетлар тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. “Чиста яр” акциясе шундый эшләрнең яхшы мисалы булып тора, аның нәтиҗәсендә Татарстанның 800дән артык су объекты чистартылды. Яр буе территорияләрен җыештырырга һәм чистартырга 50 меңнән артык татарстанлы чыкты. Экология сагына чыгучы татарстанлыларның елдан ел күбрәк булуы куандыра. Яшьләрнең “Чиста булыр” экологик хәрәкәте аерым игътибарга лаек, инде студент һәм яшьләрнең экологик проблемаларга битараф булмаган 5 меңнән артык вәкиле анда катнашты.

Табигать сагында торучыларның барысына да иҗади хезмәт һәм профессионализм өчен, эшкә бирелгәнлек һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, эштә уңышлар, энергия һәм оптимизм телим! Уртак көч белән туган якның бйлыгын һәм матурлыгын саклап кала һәм арттыра алачагыбызга ышанам.

Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International