Экология мәсьәләләре дөньяның 10 иленнән укучыларны һәм студентларны берләштерде. Байлар Сабасында “Мәдәният һәм фән: яңа караш” дигән IV Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, кешенең яшәү урынына, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез рәвештә, планетада яшәүче һәркемгә кагыла. Бу турыда Байлар Сабасында узган “Мәдәният һәм фән: яңа караш” IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар сөйләде. Экология буенча эзләнү эшләрен дөньяның 10 иленнән 200дән артык укучы һәм студент тәкъдим итте. Яшь экологлар планетада яшәүчеләрнең төп игътибарын табигый ресурсларны саклауга юнәлтү зарурлыгын билгеләделәр. Конференциядә катнашучыларның чыгышларын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре куәтләде. Алар хәзерге вакытта экология министрлыгы белгечләре тарафыннан экологик мәгърифәт буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Кешеләр күпләп катнаша торган өмәләр, табигать саклау акцияләре, интерактив дәресләр уздырыла. Республикада яшәүчеләр бу экологик мероприятиеләрдә актив катнаша, бу гражданнарның туган якның әйләнә-тирә мохитенә битараф булмавын күрсәтә.

ЭКОмәгърифәтчелек эшен конференциядә катнашучылар әлеге мероприятиедән үк башларга булды. Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат янәшәсендәге территориягә агачлар утырту буенча акция моңа старт булды. Укучылар һәм студентлар яшь наратлар утыртты, алар киләчәктә бөтен бистәнең бизәге булачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International