Ярны чүптән чистарттылар һәм Казанда яшәүчеләрне чисталыкка өндәделәр. Урта Кабан күленең яр полосасында экологик акция узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасында Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре, Казан шәһәре Идел буе районының 114нче мәктәбе укучылары игелекле эштә берләште. Шунысы игътибарга лаек: мероприятие кысаларында җыелган калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшырдылар. Чүпнең төп өлешен ПЭТ шешәләр тәшкил итә иде. Агымдагы ел санитар-экологик икеайлык кысаларында чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашучылар саны буенча рекордлысы булды. Татарстан Республикасы территориясендә акцияләр җәй буе дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте