Уңайлы да, экологияле дә. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары иҗтимагый инспекторлар белән берлектә велосипедларда Казансу елгасының яр полосасы буенча рейд үткәрделәр. Инспекторларның игътибарын су объектының Киров дамбасы янындагы яр буе зонасы җәлеп итте. Биредә экологлар калдыкларны санкциясез ташлауны теркәделәр, бу РФ КоАП 8.2 маддәсен бозу булып тора: җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү. Чүп өеменнән ике адым гына ераклыкта инспекторлар табигать законын бозуның тагын берничә очрагын ачыклады: яр зонасына тукталышка куелган автомобильләр. Инспекторлар РФ КоАП 8.42 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзеде: су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу.
Су объектының яр зонасын тикшереп, экологик күзәтчелек вәкилләре рейдны башка төр транспортта дәвам иттеләр. Ростабигать күзәтчелеге, Россельхознадзор һәм Вахитов районы администрациясе вәкилләре белән берлектә катерда инспекторлар Киров һәм Ленин дамбалары арасындагы участокны тикшерделәр. “Казансу елгасын тикшерү буенча бүгенге акция Экологик патрульгә старт булып тора. 5 июньнән 31 августка кадәр һәр атна форматында Казансу елгасы мониторингы буенча комиссия эшләячәк. Комиссия составына республиканың дәүләт органнары хезмәткәрләре керде: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге идарәсе, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, ТР буенча Россия Балыкчылык Идарәсе, ТР буенча Росреестр идарәсе, ТР Хайваннар дөньясы объектларны саклау һәм файдалану буенча идарә, Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Казан шәһәре, Биектау һәм Арча районнары Башкарма комитетлары. Атна саен комиссия әгъзалары Казан шәһәре чикләрендә, Биектау һәм Арча районнарында елганыың яр зоналарын табигать саклау законнарын бозуга тикшерәчәкләр. Төп игътибар эре оешмалар урнашкан яр зоналарына ясалачак. Чөнки нәкъ менә предприятиеләр төп пычрату чыганагы булып тора. Рейдлар су объектының үзендә дә, аның яр полосасында да үткәреләчәк. Моның өчен төп ике төр транспорт файдаланылачак: велосипед һәм катер”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов.
Су объектларына антропоген йогынтылар зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчүгә сәбәп булып тора, алар - черегәндә агулы, бу балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сулыкларга пычраткыч агынты суларның эләгүен булдырмау буенча җитди эш алып бару бик мөһим, дип билгеләде экологлар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте