Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре регуляр рәвештә “Тәтеш-Водоканал” ААҖ агынты сулары чыгарылу урыннарындагы су сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Чираттагы тикшерү кысаларында күпсанлы закон бозулар ачыкланды. Үләмә елгасына чыгарылган агынты сулардан алынган пробада концентрация рөхсәт ителгән иң зур чик күләменнән аммоний буенча (23 тапкыр), нитритлар буенча (5,4 тапкыр), фосфатлар буенча (14,8 тапкыр) артып китә. Бу РФ КоАП 8.13 статьясын (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”) һәм РФ КоАП 8.42 статьясын (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу”) бозу булып тора. “Тәтеш-Водоканал” ААҖ адресына Экология министрлыгы белгечләре административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә җибәрделәр.
Дәүләт инспекторларының илтифат итүе нәтиҗәсендә, “Тәтеш-Водоканал” җәмгыятте тарафыннан биологик чистарту корылмалары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән табигать саклау мероприятиеләре уздырыла: канализация коеларын, насос җиһазларын һәм техник җиһазларны реконструкцияләү, аэротенкларны каплап кую (кышкы вакытта тиешле температура тоту һәм технологик процессны яхшырту өчен), ком чокырларын дренаж системасы урнаштырып реконструкцияләү, суыртып бушату җайланмалары урнаштырып, КНС ремонтлау. Реконструкция чистартылмаган агынтыларның су объектына эләгүен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте