Дүртенче ел рәттән 1 урын. Экология министрлыгы командасы йөзү буенча ярышларда лидер булды

2017 елның 3 июне, шимбә

Бүген Казанда "Буревестник" йөзү бассейнында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев котлады. Беренче урынны Республиканың Экология министрлыгы командасы яулады. Икенче урында Татарстан Республикасы Югары суды командасы, өченчедә - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы.

Министрлыкның матбугат-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International