ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Безнең океаннар үзгәрә торган климатта” («Наши океаны в меняющемся климате») халыкара балалар-үсмерләр конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә. 11дән 18гә кадәр яшьтәге балалар һәм яшьләр катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сәнәгать предприятиеләренең җитештерүенә инвентаризация үткәрү, яр сызыкларын билгеләү, сусаклагычлардан 50-метрлы яр сызыгы җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә кую, су объектлары янына гомуми үтү мөмкинлеген тәэмин итү өчен 365 законсыз корылманы сүтү, су саклау өлкәсендә законнар бозуга күзәтчелекне көчәйтү. Илнең төп елгасына – Иделгә антропоген йөкләнешне киметүгә юнәлтелгән чаралар турында бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев доклад ясады.

Агач үсентеләрен макулатурага алыштырып. Әлмәттә “Агачны бергә коткарыйк” экологик акциясе узды. Икенчел чимал җыю буенча чараны Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану буенча Депратаменты белгечләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм «Экосервис» компаниясе булышлыгы белән оештырдылар. Атна дәвамында тапшырылган һәр 3 кг кәгазь өчен шәһәрдә яшәүчеләр кедр, ак чыршы, имән, өрәңге, чыршы яки карагай үсентесе алды.

Иртәгә 10:00 сәгатьтә Әлки районы администрациясе бинасында табигать саклау мәсьәләләрендә гражданнарны кабул итү була. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк. Кабул ителүгә 8 843 462 17 57 телефоны буенча язылырга мөмкин

3000 нарат һәм чыршы. Әлмәт районында “Урман атнасы” акциясе кысаларында шуның кадәр яшь үсенте утырттылар. Массакүләм агач утырту чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре катнашты. “Урманнарның экологик әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә район һәм бөтен республикабыз территориясендә яшел утыртмаларны саклау һәм яңарту бик мөһим”, - диде экологлар.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә 28 метрлы скважинаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында ачыкладылар. «ГК «Втормет» ҖЧҖ металл базасы территориясендә җир асты суларын чыгару буенча эшчәнлек гамәлгә ашырыла. Экологлар предприятиенең чыганакларда эшне тиешле лицензиясе булмаган килеш алып барганын ачыклады.

Татарстан экологлары Арча мәктәпләре укучыларына табигать саклау проектларын тормышка ашыруда булышачаклар. Казансу елгасының табигый суына сыйфатлы химик анализ ясауда ярдәм итүләрен сорап, бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрына мөрәҗәгать иттеләр. Фәрит Габделганиев гражданнарны кабул итүне бүген видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Арча муниципаль районының МБГБУ “Лесхоз урта мәктәбе”ндә экологик юнәлешле фәнни эш белән шөгыльләнәләр. Химия укытучысы сүзләре буенча, еш кына лаборатор анализга зарурлык килеп чыга.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Агарту һәм гамәлләр кылырга мотивацияләү. Яр Чаллыда “Экоактивлар-2017” проектын ачу чарасы булды. Укучылар өчен чараны “Чүп.Бүтән.Юк” Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә оештырды. Шәһәр белем бирү учреждениеләре экологик берләшмәләренең 200дән артык вәкиле 1нче Шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда җыелды. Бу уку елында табигать саклау акцияләре үткәрүгә планнарны бергәләп билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International