Фәрит Габделганиев “Илнең төп елгасына – Иделгә антропоген йөкләнешне киметү буенча зур эшләр башкарылды”.

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Сәнәгать предприятиеләренең җитештерүенә инвентаризация үткәрү, яр сызыкларын билгеләү, сусаклагычлардан 50-метрлы яр сызыгы җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәбенә кую, су объектлары янына гомуми үтү мөмкинлеген тәэмин итү өчен 365 законсыз корылманы сүтү, су саклау өлкәсендә законнар бозуга күзәтчелекне көчәйтү. Илнең төп елгасына – Иделгә антропоген йөкләнешне киметүгә юнәлтелгән чаралар турында бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев доклад ясады. Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президентының табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле – Россия Федерациясендә Экология елын үткәрү буенча оештыру комитеты председателе Сергей Иванов рәислегендә Россия Федерациясендә Экология елын үткәрү буенча оештыру комитетының дүртенче утырышы узды.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән берлектә Идел елгасын тәртипкә кертү буенча өстенлекле региональ проект формалаштырылды, аның кысаларында 2025 елга кадәр гомуми суммасы 15,7 миллиард сумлык чаралар үткәрү планлаштырыла. Төп игътибар тиешенчә чистартылмаган суларны агызып чыгаруларны бетерүгә, канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә биреләчәк.

Министр уңай эшләр турында сөйләде. Соңгы 2 елда ташландык суларны агызу, чистарту корылмалары төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларга республиканың 1 миллиард сумнан артык акчасы җибәрелгән. “2012 - 2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында да республика предприятиеләре шул кадәр алган. Алар арасында - «Аммоний» ААҖ (“Әйләнешле һәм кабатлаулы су тәэминаты системалары, аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекста биологик чистарту корылмалары төзү” проектын тормышка ашыру), «Татспиртпром» ААҖ (“Канализация чистарту корылмалары төзү” проектларын тормышка ашыру).

Фәрит Габделганиев су объектларына диффуз агынтыларның тискәре йогынтысы проблемасын хәл итүне дә тәкъдим итте. Татарстанда Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының су саклау зоналарында агач-куак үсемлекләр утырту буенча уңай тәҗрибә бар. Эш дәвам итә – тиешле җир кишәрлекләре билгеләнгән, кирәкле урман утырту материалларына заказ бирелгән. Су саклау зоналарына урман утырту һәм яңгыр канализацияләрен чистарту корылмалары белән җиһазлау авыл хуҗалыгы ашламаларының, терлекчелек калдыкларының, шулай ук бозлавыкка каршы препаратларның сулыкларга эләгүен булдырмый калачак һәм зәңгәр-яшел суүсемнәр барлыкка килмәячәк. Әлеге мәсьәлә, әйдәп баручы экспертларны җәлеп итеп, агымдагы елның июнендә Казанда зәгәр-яшел суүсемнәр буенча үткәрелгән халыкара конференция кысаларында җентекләп өйрәнелде.

Идел елгасын савыктыру мәсьәләсен комплекста караганда, аңа коя торган эре су объектлары турында онытырга ярамый дип, Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев басым ясап әйтте. Хәзер республикада Куйбышев һәм Камада Түбән Кама сусаклагычы акваторияләрендә тупланган экологик зыян объектларын ликвидацияләү мәсьәләсе хәл ителә. Шушы көннәрдә Балыкчылык буенча федераль агентлык (Росрыболовство) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, аның кысаларында осетрчалар токымнарының маймычларын чыгару буенча завод төзү планлаштырыла.

Татарстан экология министры докладында шулай ук: “Россия Федерациясендә Экология елы һәм Татарстан Республикасында экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында 10 000-нән артык экологик чара (дәресләр, өмәләр, конкурслар) үткәрелде, аларда 1 миллион 200 меңнән артык кеше катнашты, ә бу республиканың актив халкының яртысынан күбрәге (63%)», - дип билгеләп узды. Иделне тәртипкә кертү буенча проектны тормышка ашыруда җәмәгатьчелекнең роле, Габделганиев фикеренчә, гаять әһәмиятле. Бүген Татарстанда табигать саклау буенча матди һәм методик булышлык күрсәтелә торган иҗтимагый инспекторлар институты эшли, республиканың “Чиста булыр” экологик хәрәкәте үз эшчәнлеген актив алыр бара, 6500 кеше аның активистлары булып тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International